– Абый, сез нәрсәләр белән шөгыльләнәсез? – дип сорады Фирүзә Николай белән рәттән утыр...
– Абый, сез нәрсәләр белән шөгыльләнәсез? – дип сорады Фирүзә Николай белән рәттән утырган агрономнан. – Орлыклар калибрлап куелган. Хәзер аларның сакланышын тикшереп торабыз. Үзем, басу тарихыннан чыгып, басуларның туфракларына биохим анализ ясатам. Аннан басу карталары төзим һәм, алар барысы да әзер булгач, язгы кыр эшләренең технологик картасы белән сезне таныштырырмын, һәм сезнең белән тагын бер кат карап чыгып, ачыклык кертербез, – дип, отчёт бирде агроном. – Бик әйбәт! Әмма язгы кыр эшләренең технологик картасы безгә алданрак кирәк булачак. Чөнки сезнең картасыз без тракторлар паркын язгы кыр эшләренә әзерли алмаячакбыз. – Терлекчелектә инде ул көндәлек эш. Аның күрсәткече – көндәлек савым һәм үрчем алу. Николай Иванович, тирес проекты буенча эшеңне башлап җибәрүгә, беррәттән бөтен тегермән агрегатларын экструдияләнгән азык ясауга күчерәсең! Бу терлекләргә биргән азыкларның тулы күләмдә үзләштерелүенә ярдәм итәчәк! – Фирүзә каршында утыручыларга тагын бер кат җитди генә карап алды. – Тагын нинди эшләнеп бетмәгән һәм эшлисе эшләр бар? Эш буенча һәм үзегезгә кирәкле кемдә нинди сорау бар? – дип сорап куйды ул ахырдан. * * * Светлана белән Марина ял көнне кич белән генә кайтып җиттеләр. Өйгә керүгә, Марина, әбисен кочаклап алып, аңа үзенең яңалыкларын сөйли башлады. – Әби, әби, мин үземнең сеңлемне күрдем! Без аның белән танышып, аерылышмаска сүз куештык. Ул әтисеннән мине дә үзләренә алуын сорады. Әтисе, быелгы укуларыгызны укып бетерәсез дә икегез дә Казанда укый башлаячаксыз һәм апалы-сеңелле булып яшәрсез, диде. Әби, икенче уку елында мин инде Казанда укыячакмын. Әби, мин сине ташламам! Без Зарина белән ял көннәрендә синең янга кайтырбыз! Ул да синең оныгың бит! Без сиңа Казан күчтәнәче алып кайтырбыз! Үзең дә безгә кунакка килерсең! – диде Марина, әбисен үбеп. Аңа шатлыклы да, шул ук вакытта, әбисенә шундый сүзләр сөйләгәч, ямансу да булып китте. «Менә мин киләсе елга Казанга укырга китәрмен. Ә әбием минсез нишләр? Гөлләргә кем су сибәр? Кем аның идәнен себерер? Савыт-саба да аның өстендә калачак. Бабайга аңа нәрсә, ашады, аннан гәҗит тотып диванга. Әллә өйдә генә калыйммы икән? Юктыр шул инде! Әни әйткәч, барыбер аның сүзен тыңламыйча булмас! Аннан соң, сеңлем дә. Аның да яраткан әбисе бар. Нишлисең, без шулай бер гаилә булып укмашырга тиештер инде!» Марина, авыр гына көрсенеп, әбисен тагын да каты итеп кысып куйды. Кичке аш вакытында Светлана барысын да: ничек башта кызының аңа әһәмият бирмәгәнен, аннан, Марина белән килеп, аңа ничек «әни» дип әйтүен, каенанасының аннан гафу үтенүен һәм ничек бер гаилә булып ял итүләрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Соңыннан әтисеннән үзен иртәгә эш урынында кабул итүен сорады. Аннан бу көннәрдә хисләргә бирелеп яшәве сәбәпле арыганлыгын әйтеп йокларга китте. (Дәвамы бар.)