Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 61. Мансур кичке аштан соң аз гына Ильяс белән утырды да, хәерле кич теләп, әнисе янына кайтып китте. Ул кайтканда, әнисе инде йокларга әзерләнеп йөри иде. Мансур ишек шакыгач, өйалдына чыгып, йокларга ятканлыгын әйтте. – Әни, мин әле бу. Ач әле ишегеңне, бүген иртә яткансың, – диде Мансур, өйалды ишеген шакылдатып. – Мансур улым, синме?! Чыгардылармы? Монда, авылда сөйләгәннәр иде инде сине чыгарганнар дип. Улым, бөтенләй чыгарганнардыр бит инде? – Өйалды ишеге әкрен генә шыгырдап куйды. Аннан әнисенең ишек келәсен күтәрүе ишетелде. Ишектән керүгә, Мансур әнисен кочаклап алды. Ул ябыккан. Иңбашындагы калак сөякләре таш кебек сизелеп тора. Мансурга әнисе тагын да кечерәеп калган кебек булды. – Әни, авыртмыйсыңдыр бит, бөтенләй кечерәеп калгансың. – Кечерәеп тә калырсың инде. Олыгайдым бит, улым. Сине төрмәгә алып киткәч, бөтенләй бетерендем. Ярый әле исән-сау кайткансың. Ул эшеңне ташлыйсыңмы әллә? Бигрәк куркыныч та, тынгысыз да. Син өйләнмәгән дә бит әле, – дип сөйләнеп куйды әнисе, малае турында кайгырып. – Әни, җәй башларында мин Фирүзәгә өйләнәм. Алар белән сөйләштем инде. Үзе белән дә, әнисе белән, улым белән дә. – Нәрсә сөйлисең син, улым? Нинди улың белән?! Төрмәче Наил малае беләнме? Атасы чүт үзеңне үтермәгән, хәзер инде малае үтерер дисеңме? Әй улым, беткәнмени сиңа кызлар?! Шуның нәрсәсенә кызыгасың! Егет башы белән төрмәче Наил хатынына өйләнмәкче була! Гарьлеге ни тора! Малаен инде улым дип үк әйтмәкче буласыңмы? Улым, мин моңа риза түгел! – Әнисе, елар хәлгә җитешеп, ялварулы караш белән малаена карады. Бу минутларда, малаен җәлләп, аның күңеле елый иде. – Әни! Миңа инде күптән Фирүзә белән сөйләшәсе булган. Теге вакытта мин аның хатына нәрсә дип җавап бирдем?! Юләр булганмын! Син дә аны ул вакытта «хәерчеләр нәселе» дидең. Ул вакытта инде ул минем баламны үзендә йөрткән. Ә мин, юләр, синең булышлыгың белән аны кире кактым. Наил миңа барысын да сөйләде. Ул шуның өчен Әсма апаны үтерергә ябышкан да инде. – Ярар инде, улым! Кеше арасында гына күңелле булмас. Байлыгына кызыгып, Наил хатынын алган, диярләр инде. Әнә, күрше кызы Нәфисәне ычкындырдың бит. Югыйсә ул үзе риза да булган, ләкин син кире каккансың. – Әй әни, әни! Мин белмәгәннәрне беләсең син. Кайдан уйлап чыгарасыңдыр, белмим! Без бер-беребезне яратмаганыбызны тиз аңладык. Кеше каян белә, аптырарсың! – Авыл бу, балам! Монда бар нәрсә дә бик тиз ачыла һәм уч төбендәгедәй ялтырап ята! – диде әнисе, белмәгәнеңне бел дигәндәй. Сөйләшкән арада, плитәдә чәйнек тә кайнап чыкты. Әнисе, өстәлгә җәй байлыклары, төрле кайнатмалар куеп, чәй агыза башлады. Ул үзенең дөрес сөйләмәгәнен аңлый иде, ләкин ана бит. Кайсы ана малаеның кеше хатынына өйләнүенә риза инде?! Теге вакытта да, Наилдән тартып алган булса, кеше калдыгына өйләнгән, диярләр иде. «Ярар, Ходаемның үзенә тапшырабыз инде. Бәләкәй бала түгел, үзе беләдер! Кодагые да чулак бит әле аның. Ашларга барганда, ничек кешедән оялмыйча, шуның белән рәттән утырырсың инде?! Байлыгы булгач, бөкре дә кан кардәше була шул, дип төртеп күрсәтмәсәләр ярар инде», – дип уйлады ул, чәй ясаганда. Аннан малаеның ничек тәмләп чәй эчкәнен карап утырды. «Атасына охшаган. Бер башына керсә, ул уен берничек тә куып чыгара алмассың. Инде ул аны ничек кенә булса да тормышка ашырырга омтыла. Бәхете генә булсын инде, Ходаем!» Мансур әнисе янында рәхәтләнеп ике чынаяк чәй эчте. Фирүзәләрдә тәмләп ашаганнан соң, чәй эчәсе килү табигый хәл иде. Чәй эчкәндә, әнисе укыган вәгазьгә дә ачуы килмәде. Һәрбер ана шулай әйтәдер инде, дип уйлады. Чөнки чын аналар балаларының бәхетләре өчен үзләрен дә кызганмыйлар! – Әни, чәең өчен рәхмәт! Син йокла инде. Ә мин теге сиңа калдырган кәгазьләрне актарып утырам. – Мансур, әнисенә тәмле йокы теләп, яшереп куйган җиреннән папкасын алып килеп, аны актарырга тотынды. Кайбер урыннарында билгеләр ясады; кайбер җирләрен укыгач, үзенә нәрсә дә булса язып куйды. Болай документ бара иде, әмма монда Кәримнең үтерүче икәнлеген исбатларга төгәлрәк дәлилләр