Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 67. Алар беразга тынып калдылар. Һәрберсе шул вакыттагы вакыйгаларны искә алдымы, икесе дә, күзләрен каядыр төбәп, бер-берсенә әйтелгән сүзләреннән уңайсызланып калдылар. Әйе, хакыйкатьне ишетү һәм аны күңелеңдә актарып чыгару – кеше күңеле өчен авыр нәрсә. Табигатьтә яз алкышы! Кояшка караган тау битләрендә инде үлән матурланып, яшәреп килә. Кайбер урыннарда үги ананың сары чәчәкләрендә, тал, куак алкаларында бал кортлары, эшлекле генә бер чәчәктән икенчесенә күчеп, аякларына сары серкәләр ябыштыралар. Юл буендагы каеннар, кыш буе йоклаган бөреләрен тагын да бүлтәйтеп, булган тән яраларын үзләреннән агып чыккан суларының шикәре белән капларга тырышалар. Алар тирәсендә мыж килеп кырмыскалар йөгерешә. Боларның берсен дә аның энесе башка күрмәячәк бит инде. Нәзирәнең күзләреннән яшь бөртекләре тамды. Ул аларны, Мансурга күрсәтмәс өчен, тиз генә кулына кигән йон бияләе белән сөртеп алды. – Тагын яз җитте! – дип сүз башлады Нәзирә, икесен дә уйларыннан бүләр өчен. – Минем энем генә кабат бу язларны күрә алмаячак инде. Әле бөтенләй дә яшь иде бит ул. Яшәргә дә яшәргә иде! Әйе шул, бөтен гаепне Наил үз өстенә алды. Нигә?! Үзенең хуҗасы каршында тугрылыклы булып каласы килдеме? Әллә инде Фирүзәсенең күзләрендә үзен мескен итеп күрсәтәсе килмәдеме, моны хәзер беркем дә белми инде. Ни уйласаң да, монда Фирүзә гаепле. Ул аны каты яратты. Менә шул сукыр яратуы, үзен аның алдында көчле итеп күрсәтергә тырышуы, аны, акча артыннан кудырып, шушы хәлгә китерде дә инде. Ә Фирүзә аны аңламады. Ә бәлки, аңларга теләмәгәндер. Чөнки ул аны яратмады. Үзенең балага узуын да аңа әйтмәгән бит. Тешләк! Хәер, алар анасы белән бертигез. Шушы кызы тугач, теге Әтәч Гали әйткән ди бит. Кыз кемнекедер бит әле, дип. Хәерчеләр нәселе! Ярый инде менә хәзер кеше сыртыннан кеше рәтенә кереп киләләр. Теге вакытта син, Мансур, дөрес язгансың. Әгәр Наилгә күзен-башын акайтмаган булса, ул аңа кулын сузмаган булыр иде. Менә, Мансур, әйт әле, тик торганда кешене яратып буламы?! Минемчә, юк! Син кешедә гүзәллекне күрәсең. Ул гүзәллек, синең күңелеңдә кичерешләр уятып, һәр җан иясенең аңына сеңгән «минеке»гә кайтып кала. Безнең Наил дә шуның белән алдангандыр инде. Ул аны ничек кенә булса да үзенеке итәсе килгән. Ә ярату ул ике җисемнең дә бер-берләренә нинди дә булса күренмәгән җепләр белән тартылуы һәм күңелләрендә бер-берсенә уңай кичерешләр уятуыдыр. Әгәр ул җепләр булмаса, кеше күңелендәге «минеке»лек уянып, анда көрәш йә нәфрәт кузгатадыр. Беләсеңме, Мансур, ул сине яратамы икән соң? Ул бик тә хәйләкәр хатын. Малае тугач, мин Наилгә хат яздым. Икенче хатында ул үзенең бик шатланганын һәм алдагы тормышын малаена багышлаячагын язды. Ул аны бик тә яратып язды. Инде төрмәдән чыгуга малаен күрергә дип аларга баргач, кеше сөйләве буенча, аның әнисе Наилгә, малаең синеке түгел, дигән һәм ул, бөтен хыяллары җимерелүенә түзә алмыйча, үз-үзен белештермичә, балта белән чапкан. Мин аның сине яратуына да ышанмыйм. Чөнки алар һәрвакыт бергә. Николайсыз ул берни дә эшли алмый. Беренче эш көннәреннән бирле ул аңа булыша. Николайның кулыннан да килә. Хуҗалыкка нәрсә кирәк, ул аны ярты бәясеннән табып алып кайтып бирә. Бервакытны Николай аңа өйләнәм дип тә йөрде. Фирүзәнең намусы уянгандыр инде. Чөнки аның яратып йөргән кызы балага узган була. Ул аларның икесе белән дә сөйләшеп кавыштырды. Ә хәзер икесе дә иркендә. Икесенең дә йоклаганда ире белән хатыннары бар. Ә эш сәбәбе белән алар рәхәтләнеп күңел ачалар! – дип сөйләнеп куйды Нәзирә ачу белән. Мансур Нәзирәнең сүзләренә берни белән дә җавап бирмәде. Алар, авылга кайтып җиткәнче, берни турында да сөйләшмәделәр. Наилнең инде каралты-куралары җимерелеп килә торган йорты яныннан узып киткәндә, Нәзирәнең күзләреннән чыккан күз яшьләрен күргәч, Мансурның күңеле әллә нишләп китте. Кайчандыр шаулап торган тормышлы нигез бүгенге көндә үлгән. Анда инде беркайчан да Наил нәселеннән чыр-чу балалар тавышы ишетелмәс. Бәлки, монда ул гаепледер?! Ул бит аны тырыша-тырыша