уйлады ул. Шуңа күрә халык «һәрнәрсәнең үз вакыты бар» дип әйтә дә инде. Ул мизгелне кү...
уйлады ул. Шуңа күрә халык «һәрнәрсәнең үз вакыты бар» дип әйтә дә инде. Ул мизгелне күрә һәм тоя белергә кирәк. Ә аны ычкындырсаң, ул үзенең тау хәтле проблемалары белән барыбер алдыңа килеп басачак. Бу минутларда ул нигәдер Мансурны аңламады. Бөянең китү-китмәве аның өчен барыбер кебек тоелды. Болар бит барысы да аларныкы. Алай гына да түгел, халыкның эш урыны һәм билгеле бер күләмдә яшәү чыганагы. Мансур шуны аңламыймы? Юк, ул аны аңларга тиеш! Монда ни дә булса башка. Ә нәрсә! Әллә аның тагын мин-минлеге уяна башладымы? Ярар, игътибар итмәгән кебек калырга кирәк! Бәлки, үзенең хуҗалыгында ни дә булса эшләгәндер һәм миңа ул турыда әйтергә кыймыйдыр. Чөнки кичә эштән кайтканда да ул таркау иде. Фирүзә артык төпченеп тормады, арыгандыр дип кенә уйлап куйды. Мансурның, чыннан да, кәефе юк иде. Аңа бөя әллә китә, әллә юк. Аңа барыбер! Аларныкы бит ул, алар байлыгы! Кара син аны, иртүк, иренә әйтмичә, телефонга йөгереп, Николайга шалтырата. Бөя китә! Тизрәк коткар! Мин хәзер килеп җитәм! Өйдә дә приказ, эштә дә. Бәлки, Нәзирә дөресен сөйләгәндер. Фирүзә елан белән бердер. Сиздерми генә шуышып, кеше күңеленә кереп оялыйдыр. Кичәдән бирле аның күңеленнән Нәзирәнең сөйләгән сүзләре китми. Кичә шәһәрдән авылларына кайтканда, шәһәр башында машиналарга кул күтәреп басып торучы Нәзирәне очратты. Авыл кешесе бит, ничек утыртмыйсың! Әгәр утыртмасаң, әллә ни уйлаулары бар. Мансур Нәзирә янында машинасын туктаткач, ул утырыргамы-утырмаскамы дигән уй белән икеләнеп торды, ахры. Берничә секундтан исәнләшеп, биштәрләрен күтәреп, машинага кереп утырды. Күпмедер вакыт алар сүзсез генә бардылар. Икесе дә беренче булып сүз башларга кыймады. Ахырда Мансур түзмәде, беренче булып дәште. – Нәзирә апа, шәһәргә барган идегезмени? – дип сорады Мансур, артта утырып баручы хатынга көзге аша гына карап. – Әйе шул. Кибетләрдә йөреп, автобуска соңга калдым. Ярый әле син очрадың, тагын күпме торган булыр идем?! Рәхмәт инде сиңа, Мансур, үз итеп утыртуың өчен! – Ник алай дисең, Нәзирә апа? Ничек инде мин, машинада урын була торып, үз авылым кешесен утыртмыйм! – Алай димә, Мансур, төрле кешеләр бар! Ә менә Николай. Машинасы буш булса була, әмма бер кешене дә утыртып кайтканы юк. Хәер, һәркемнең үз вөҗданы! Ярар инде бу турыда, үзеңнең хәлләрең ничек? Хәзер инде син органнарда эшләмисең, диләр. Юкка син теге вакытларда Наилгә каты бәйләндең! Тикшергәч, аны төбенә хәтле төшәргә иде. Нишлисең инде, бөтен кеше дә көчле характерлы булмый шул. Аны, акчага алдап, җинаять эшенә тарттылар. Үзләре кырыйда калып, безнеке югалды. Син аны, Мансур, үч итеп эшләгәнсеңдер инде! – Юк, монда бернинди дә үчлек булмады. Төбенә төшәргә кирәк иде, дисең. Әйе, монысын дөрес әйтәсең! Ләкин монда шундый әйтем бар, үз гаебеңне тану. Ул бит үз гаебен таныды. Димәк, ул гаепле! Ә менә егерьның үлеменә ул турыдан-туры гаепле булса да, үз гаебен танымагач, аны аңа тага алмадылар. Дөресен генә әйткәндә, теләмәделәр. (Дәвамы бар.)