Фирүзә йокысыннан уянганда, инде яңгыр туктап, болыт астыннан яңа чыгып килүче кояш нур...
Фирүзә йокысыннан уянганда, инде яңгыр туктап, болыт астыннан яңа чыгып килүче кояш нурлары тәрәзәләргә сибелгән иде. Бакча артындагы инеш шаулавы бөтен өйгә ишетелеп тора. Фирүзә, тиз генә өстенә халатын салып, өйалдына чыкты. Анда су ташуы тагын да яхшырак ишетелә иде. Бөя! Станция бөясе исәнме икән? Нишләргә, дигән уй йөгереп узды аның башыннан. Кешеләрне җыярга һәм үземә дә шунда булырга кирәк. Фирүзә, өйгә кереп, Николайга шалтыратты. – Николай, хәерле иртә! Сиңа анда елга тавышы ишетелмидер. Монда бөтен өй шаулап тора. Мин станция бөясеннән куркам. Әгәр ул китсә, без әле кайчан су җыябыз! Шуның өчен, нинди техника кирәк, барысын да җыеп, станция янына бар! Мин хәзер килеп җитәм. – Фирүзә өстенә җиңелчә генә спорт костюмы киде дә юынып йөрүче Мансурга тиз генә киенеп, аның белән барасын әйтте. – Яңгыр төнлә белән артык көчле булган, һәм соңгы карлар эреп, ерганакларда су ташкыннары барлыкка килгән. Бу сулар барысы да безнең станция бөясенә җыела. Әгәр аның аша аркылыга акса, ерып алып китәчәк. Ул чагында безгә күпме утсыз утырырга туры киләчәк! Электр көченең иң кирәк чакларында безгә күпме зыян киләчәк. Моны әйтергә генә ансат! Әйдә, тиз бул, соңрак ашарбыз! Мансур җитешербез әле дип әйтергә уйлаган иде дә, тукталып калды. Андый вакытларда Фирүзәгә сүз әйтеп булмый. Кемнең кем булуына карамастан, аңа буйсынмаганга ачуы чыга. Һәм ул киенеп урамга чыкты. Анда аны, машинасын кабызып, руль артында Фирүзә көтеп утыра иде инде. Юлда барганда, алар берни дә сөйләшмәделәр. Фирүзәнең йөзе бик җитди, алга төбәлгән. Бөягә якынлашканда, су ташуының, аның аша аркылып чыгып, зур шарлама ясап аккан тавышы ачык булып ишетелеп тора иде. Фирүзә, машинаның газына басып, тизлеген арттырды. Машина, тәгәрмәч астына эләккән бозларда әзрәк чалулап, алга ыргылды. Алар килеп җиткәндә, олы яшьтәге станция начальнигы, нишләргә белмичә, өстәмә су үткәргеч торба янында шлюзны ача торган боргычларны борып азаплана иде. Янында башка беркем дә юк. Фирүзә килеп җитүгә, машинасын калдырып, өстәмә дамба буйлап аның янына йөгерде. – Мортаза абзый, нишләп суны ачмыйсың? – Фирүзә, суны ачарга аның боргычының троссы өзелгән, ахры. Ул күтәрелми! Кемгәдер, торба эченә кереп, троссны беркетергә кирәк. Минем көч җитмәячәк! Ул бик куркыныч эш. Фирүзә нишләргә дә белмәде. Тагын унбиш-егерме минуттан суны бушатмасак, бөя китәчәк. Ул аптыраудан Мансурга карады. Аңа ул берничек тә торба эченә керергә куша алмады. Шул минутларда, «Беларус» тракторына утырып, Николай килеп җитте. – Николай, боргычның троссы өзелгән. Хәзер кемгәдер, торба эченә кереп, аны ялгарга кирәк! Монда беркемгә дә куша алмыйм. Чөнки бик куркыныч. Менә шулай итеп, бөянең киткәнен карап торабыз инде! – Хәзер, Фирүзә Борһановна, – дип, Николай, өстендәге курткасын салып, Мортазадан ачкыч һәм болт белән гайка алып, торба эченә кереп тә китте. Берничә минуттан, Мортазага тросны тартып карарга кушып, торба эченнән кычкырды. Трос беркетелгән иде. Николай торба эченнән чыгып, Мортаза белән икесе боргычны бора башладылар. Ләкин ул селкенмәде дә. Аларның гына көчләре җитми иде. Николай, ачуы чыгып, аларның көчәнгәннәрен карап торучы Мансурга кычкырды: – Күрмисеңме әллә! Тотын бер кырыеннан! Бөя китә бит! – Мансур, айнып киткәндәй, алар янына йөгереп килеп, боргычка ябышты. Ләкин боргычның кымшанасы килмәде. Шулвакыт Николай, өчесен дә бервакытка тартырга чакырып, «бер-ике-өч» дип кычкырды. Боргыч, шуны гына көткәндәй, әз генә чытырт итеп алды да әкрен генә борыла башлады. Су, тирә-якны чыжылдатып, торба буйлап бөянең икенче ягына ташып чыкты. Фирүзә шатлыгыннан Николайны кочаклап үбеп алды. – Рәхмәт сиңа, Николай! Авыр минутларда син һәрвакыт ярдәмгә киләсең. Тагын бер кат рәхмәт сиңа! Болай булгач, безнең су кимиячәк. Син инде, Николай, карап торып, бөянең зарарланган җирләрен төзәтеп кайт инде. Ә син, Мортаза абый, моннан соң үзеңә тапшырылган әйберләрнең төзеклеген һәрвакыт тикшереп тор! – Фирүзә җиңел сулап куйды. «Менә бит, тагын әз генә соңга калган булсак, күпме зыян киләчәк иде», – дип