залдагы кешеләргә күз йөртеп.
залдагы кешеләргә күз йөртеп. Мансур бөтен күңеле белән эшенә чумды. Үзен беркайчан да җитәкче итеп хис итмәгәнгә, аңа кешеләр белән аралашу авыр иде. Үзең белмәгәнне кешегә өйрәтү, үзең аңламаганны кешегә аңлату аның өчен үзенә үзе җәза бирү белән бер булды. Күп еллар тикшерүче булып эшләве аңа кешеләр белән аралашырга зур ярдәм итте. Ул хәзер дә элеккечә кешеләрне ахыргача тыңлап бетереп, аларның фикерләреннән чыгып, үзенчә нәтиҗә ясады. Шулай итеп, күп кенә белмәгән нәрсәләрен эшчеләрдән өйрәнергә тырышты. Кичләрен өйгә кайткач, эштә булган авырлыклары һәм иртәгесе көн өчен планнары турында Фирүзә белән киңәшләште. Кайбер вакытларда алар мәктәп елларындагыча үзара сатулашып та киткәләделәр. Андый чакларда алар тирәсендә, теге яки бу эшне тапкан кебек, Әсмабикә йөренеп торды. Юк, ул аларга кысылмады. Сүзләре күтәренкегә китә калса, араларына кереп, сатулашуларын туктатырга әзер иде. Ул мондый минутларны күп еллар көтте. Ниһаять, алар гаиләсендә ир кеше тавышы ишетелә. «Бәхетләре генә булсын иде инде, Ходаем», – дип пышылдады ул үзенә үзе. Ә Ильяс бигрәк тә шат. Аның әтисе бар! Ул тиз генә мәктәптән биргән өй эшләрен бетерә дә әтисе янына ашыга. Әзрәк аның буш вакыты булса, үзенә кызык булган нинди генә сораулар бирми! Әтисе аңа рәхәтләнеп җавап бирә. Ул да, инде ничә еллар малаеның барлыгын белмичә яшәгәненә көрсенеп, үткән елларны куып җитәргә теләгәндәй, малаен булдыра алганча сөендерергә тырыша. Фирүзәнең шатлыгы эченә сыймый. Эшендә нинди генә авырлыклар күреп кайтса да, гаиләсе янында аның көне буена күргәннәре җил кебек очып югала. Бу – кешенең чын тормыш бәхетедер! Озакламый язгы кыр эшләре башланачак. Кыска гына вакыт эчендә ул эшчеләрен ике сменага бүлде. Аннан һәр сменаны икешәр звенога бүлеп, язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык тагылма инвентарьларны, техниканы әзерлек сызыгына бастырды. УАЗ машинасына утырып та, атка атланып та, көн дә дип әйтерлек басуларны тикшерде. Кырларда тургай сайраулары ишетелә башлады. Ул аларны, беренче ишеткәндәй, таң калып тыңлады. Димәк, тургай килеп, кырлар өстенә үзенең җырын яңгыраткач, озакламый кыр эшләре көнне төнгә ялгаячак. Ә хәзер алдарак чыгасы урыннарга тагылма әйберләрне ташый башларга һәм иртә таңнан туң белән күпьеллык үләннәргә ашлама кертә башларга кирәктер. Ул баш агроном белән киңәшләште. – Рәис абый, безнең теге Сөяркә тавы итәкләре кипшереп бара. Әллә иртәгә әче таңнан туң белән люцерна җиренә ашлама кертә башлыйммы? Әз булса да эш кими торыр. – Син, Мансур энем, эшеңне әкрен генә башла! Әмма, каш ясыйм дип, күз чыгарма. Мондый вакытларда бигрәк тә сак булырга кирәк. Беренчедән, син әле бөтен көч белән эшеңне башлый алмыйсың. Чөнки күп урыннарда җир кибеп бетмичә, ул, сине алдап, техникаңны батырырга мөмкин. Аннан син, артык юешкә кереп, җиргә яра салып, аны катырырга мөмкин. Шуның өчен бик сак булырга кирәк! Ә техникаң әзер булырга тиеш! – Мин агрегатлар белән үзем чыгам. Андый нәрсәне булдырырга тырышмам! – Мансурның сүзләрендә агрономга үпкә сизелеп китте. – Монда, Мансур, син скрипач түгел, ә дирижёр! Бер участок белән генә түгел, ә бөтен участокка чыгасы техникаңны дилбегәдә тот! – диде Рәис, аның үпкәләвенә игътибар итмичә генә. «Эшли башлагач аңлар әле минем сүзләрне», – дип уйлады ул эченнән генә. Бүген төнлә яңгыр явып киткән. Агач посадкасы янындагы карлар эреп, ул тирәдәге җирләрне суга батырып, аеруча иңкеш урыннарда сулыклар хасил иткән. Ул сулыклар, иртәнге кояш нурларында ерактан ук елтырап, зур күлне хәтерләтәләр. Урман эчендәге аланнарда, агач араларындагы карлар эреп, урман ерганакларына җыелып бөялгән кар суларына кушылып, зур ташулар ясаганнар. Алар үз юлларында очраган зур-зур ташларны ияртеп, ерганак борылышларында чоңгыллар, шарлавыклар ясап, әле яңа гына туңнан кайтып килүче йомшак җир катламнарын юдырып, күбекләр чәчеп, инешләргә ташыйлар. Алардан чыккан тавыш тирә-якны шау-шуга күмгән.