Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 66. Залда аның сүзләрен хуплап шаулашып алдылар. – Нәрсә уйлый бу хөкүмәт? Авыллар тарала. Җирләрне агач үсентеләре басып, яланнарга әйләнеп бара. Авылларда крестьян хуҗалыклары ачып, узган гасыр башларына кайтармакчы булалармы? Хәзерге заманда кеше ат түгел. Хәер, хәзерге заманда атның да ялы бар. Ә авыл кешесенең – юк! Элек, колхозлашу чорларында, дәүләт кулы астында совхозлар төзегәннәр. Ә хәзер дәүләт үз кул астында югары технологияле авыл хуҗалыгы комплекслары төзи алмый микәнни? Авыл халкына эш булыр, яшьләр дә авылларда калыр, һәм авыл да таралмыйча чәчәк атар иде! – дигән сүзләр беравык залны гөрләтеп алды. Александр Петрович залның бу шау-шуын бик тыныч кына тыңлап торды. Халык дөрес әйтә! Бу крестьян-фермер хуҗалыклары белән генә авылның таркалуын туктатып булмаячак. Алга таба яшьләрне бу ысул белән генә авылда калдырып булмаячак. Авылда яшьләр булмаса, ул инде зират рәвешен генә алачак! – Иптәшләр! Ил буенча без сезгә бүген берничек тә җавап бирә алмыйбыз. Ләкин бүген сезгә Фирүзә Борһановна үзенең программасын ачып салды. Бу программа буенча сезнең авылларыгыз берничек тә таркалырга тиеш түгел. Сезнең агрофирмада эшләрегез төгәл вакыт белән эшләнеп, үзегезнең хуҗалыгыгызда шөгыльләнерлек вакытыгыз калачак. Яшьләргә эштән соң ял итәргә һәм үзләренең теләкләрен тормышка ашырырга бөтен мөмкинлекләр булачак. Әйе, барыгыз да терлекчелек һәм игенчелектә эшләп бетерә алмыйсыз. Шуның өчен дә аның үзенең агрофирмасында, кешене эшсез тотмас өчен, яшелчәчелек, аннан алган продукцияне эшкәртеп сату өчен консервлау цехы, агач эшкәртү һәм яшь балалы хатын-кызлар өчен кием тегү цехлары эшли. Аның сөт эшкәртү һәм ит ыслау цехларында эшләнгән сыр һәм казылыклар Европа ярминкәләрендә зур кызыксыну тудырды. Озакламый сезнең хезмәтләрегез, илнең бөтен почмакларына таралып, европалылар табынында барлыкка киләчәк! – дип сөйләде Александр Петрович Фирүзә турында зур горурлану белән. Җыелыш Александр Петровичның сүзләреннән соң җанланып китте. Халык күңелләрендә кайнаган проблемаларын җыелышта әйтеп калырга тырышты. Аларның күңелләрендә өмет чаткылары уянды. «Бәлки, хезмәт көне акчасын вакытында бирерләр. Яшьләргә дәүләт программасы белән йортлар салырга вәгъдә итә. Аларның авылларындагы халык баеп бетте инде. Шәһәрдәге кебек, икешәр катлы йортлар салалар. Авыл урамнары гел асфальт. Безнең кебек тездән сазга батып йөрмиләр» дигән үзара сөйләшүләр ара-тирә ишетелгәләп китте. Мансур җыелышны бик дикъкать белән тыңлап утырды. Аңа монда барысы да яңа иде. Ләкин ул шунысын аңлады: җитәкче ул авыл көтүчесе түгел! Ә үзенең сәләте, белеме белән алдына куйган бурычларны үтәрлек көч табып, аңа ышанып, аның артыннан барган халыкны бәхетле яңа тормышка өндәп баручы. Алай гына да түгел, халкының ихтыяҗларын аңлап, кирәк чагында ярдәм итеп, адашканда дөрес юл күрсәтеп, аның белән бергә атлаучы кеше икәнен бөтен күңеле белән аңлады. Җыелышның ахырына таба Фирүзә аны хуҗалыкның директоры итеп таныштыргач, Мансур сүз алып, халыкка тугрылыклы һәм тырыш җитәкче булачагын әйтте. – Иптәшләр, моңарчы мин органнарда тикшерүче булып эшләдем. Эшегезне бик аңлап җиткермәсәм дә, тормышыгызны аңлыйм. Шушы кыска гына вакыт эчендә миңа күп гаиләләрнең язмышы белән очрашырга туры килде. Гаиләдә күп кенә низаглар аның матди хәленнән килеп чыга. Шуның өчен дә, ул хәлне рәтләү өчен, барыбыз да тырыш хезмәт куеп, бер-беребезгә таяныч булып, алда куелган бурычларны үтәп, гаиләләребезгә әйбәт хезмәт хаклары алып кайтырбыз! Иптәшләр, тагын бер нәрсә турында искәртеп китәргә кирәктер. Хуҗалык әкрен генә түбән төшә барганда, аның дисциплинасы бөтенләй аска тәгәри. Кайда дисциплина юк, анда инде башбаштаклык. Шуның өчен үзебезнең хуҗалыкта күмәк җавап бирүне кертәбез. Әгәр берәр эшченең гаебе белән хуҗалыкка зыян килә икән, аңа ул эшче генә җавап бирми, ә шул бригаданың барлык эшчеләре дә җавап бирә! Бу безнең үзара дисциплинабызны арттырырга ярдәм итәчәк! – диде Мансур, үзен тын гына тыңлап утырган