Әллә инде алар мондый сүзләрне күп ишетеп, тавык төшенә тары ярмасы керә дип уйлыйлармы...
Әллә инде алар мондый сүзләрне күп ишетеп, тавык төшенә тары ярмасы керә дип уйлыйлармы? Нәрсә булса да, ул аларда бернинди дә кызыксыну уятмады, ахры. Монысы бик тә начар инде. Әгәр халык сиңа ышанмый икән, аларны үзең артыңнан ияртә алмыйсың! Ә инде арттан кууга калса, алар кайсы кая таралып бетәчәкләр» дигән уйлар узды аның башыннан. Бу тынлыкның яхшыга алып бармасын аңлап, Александр Петрович урыныннан торып басты. Ул залда үзе белән инде ничә еллар таныш механизаторларны, терлекчеләрне карап чыкты. Әйе, аларның күбесе үз эшләренең осталары. Әмма урындагы җитәкчеләрнең үз эшләрен дөрес оештырмау сәбәпле, аларның хезмәтләре дөрес урын тапмыйча, югалып кала. Кайчандыр, ун еллап элек, ул бу хуҗалыкны Казан заводларының берсенә биргән иде. Алар, күп чыгымнар кертеп, фермаларда күп эшләрне механикалаштырдылар. Ләкин моннан бернинди дә үзгәреш сизелмәде дип әйтерлек. Киресенчә, урыннарда кеше саны, техника һәм энергия тоту артып, алынган продукциянең үзкыйммәтен күтәрде. Ул инде, үз чиратында, кертелгән чыгымнарны кире кайтаруда тоткарлык ясады. Нәтиҗәдә хуҗалык бөлгенлеккә төшеп, хезмәт хакын түли алмый һәм алга таба үзенең эшләү темпында тота алмый башлады. Бу очракта Фирүзәнең эш алымнары һәм үзенең эшен югары технологияләргә бәйләве, аны илдәге авыл хуҗалыгында туган авырлыкларны югалтуларсыз гына үтеп китәргә ярдәм итте. Ул, шул турыда уйлап, залда утыручыларга мөрәҗәгать итте: – Иптәшләр, бүгенге җыелыш бу җитәкче белән аның эшчеләре арасындагы үзара аңлашуны ачыкларга тиеш! Ул үзенең программасын бик ачык итеп сезнең алга салды. Бу программа – заман сулышы! Ул халыкның хезмәт хакын арттырып, аның көнкүрешен яхшыртырга уйланылган, – диде Александр Петрович, залга аптыраулы караш белән. – Миңа сүз бирегез әле, – дип, залдан берәү кул күтәрде. – Әйдә, әйдә! – диде Александр Петрович, куанып. Андый вакытта берсе башлап кына җибәрсен, калганнары инде дәвам итәчәк. – Әйдәгез, чыгыгыз монда, Алексей! Син бит фермада тракторчы булып эшлисең. Менә син үзеңнең эшеңә нинди үзгәрешләр кертер идең? Мин синең сүзләреңне чикләп, бу сорауларны бирмим. Әмма үзеңнең сорауларың белән минем сорауларга да җавап бир инде! – Мин урыннан гына инде, – диде Алексей. – Менә мин фермада тракторда эшлим. Шул ук вакытта минем янда тагын ат белән эшлиләр. Без бер-беребезнең эшен тулыландырабыз гына! Шул ук эшләрне тракторда мин эшләр идем, мин анда йөри алмыйм. Ни алар тулысынча эшли алмый, ни – мин! Вакыт уздырабыз, ыштан туздырабыз, ахыры – хезмәт көненә акча тиеннәр генә. Ә зур комплексларда эш тәртибе икенче төрле карала. Рәхәтләнеп үз сменаңны эшлә дә кесәңне тутырып акча ал. Мин моңа риза! Мине һәм шулай ук башкаларны да икенче нәрсә борчый. Авылларда фермаларны япкач, халык нишли? Аңа эш бетә! Эш беткәч, халык, эш эзләп, тирә-якка тарала башлый. Димәк, авыл бетә! Ә авыл – ил терәге! Александр Петрович, менә шушы сорауларга җавап бирсәгез иде! – дип, Алексей урынына утырды. (Дәвамы бар.)