хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек аңлылыгы белән үзен эшендә күрсәтә алса, ул ур...
хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек аңлылыгы белән үзен эшендә күрсәтә алса, ул урынында калачак! Эшләреннән бушаган белгечләрнең берсен дә җибәрмичә, үзе булдырырлык башка эшкә күчерәбез. Ә инде калган белгечләргә ике тапкыр артык эшләргә туры киләчәк. Бу минем кыланыш түгел, заман шулай куша! Ә мин сезгә ышанам! – Фирүзә тагын бер кат үзенең алдында утырган белгечләренә күз салып алды. Ул аларга ышана иде. Бу юлы да алар сынатмаска тиеш. Җитәкче кеше үзенең белгечләре арасында уртак тел таба алмый икән, аның эше беркайчан да уңайга бармаячак. Фирүзә һәр белгеченең характерындагы уңай һәм тискәре якларын өйрәнеп, алар белән төрлечә мөгамәләдә булды. Инде бүген эшләнәселәрне бер кат барлап чыгып, һәркем үзенә күрсәтмә алып таралганда, Фирүзә Николайга һәм агрономга җыелышка кадәр хуҗалык белән танышып чыгарга кушты. Җыелыш өйлә турында, барлык эшчеләрнең дә бушрак вакытында башланып китте. Аңа җыелыр өчен, барлык авылларга да вахта машиналары куелды. Хуҗалыкта күптән инде андый җыелышлар булмагангамы, әллә яңа хуҗалар берәр юньлерәк нәрсә вәгъдә итмәсләрме дигән кызыксыну беләнме, әллә, җыелышта сүз алып, үзләренең белдеклелекләрен күрсәтергә теләпме, халык күп җыелган иде. Фирүзә җыелыш үткәрү турында Александр Петровичка хәбәр итеп, әгәр вакыты булса, аның да килүен сорады. Киләсе кешеләр барысы да җыелып беткәч, Фирүзә ачып җибәрде: – Хөрмәтле хезмәт ияләре! Без, бу җыелышны уздырмыйча да, белгечләребез аша сезнең белән идарә итә ала идек. Ләкин минем сезнең белән якыннан танышып, бүгенге көн торышыннан чыгып, үзебезнең алдагы планнарыбыз турында әйтеп китәсем килде. Чөнки мин планлаштырган эшләрне сезгә башкарасы. Шуңа күрә, эш вакытында килеп чыккан аңлаешсыз сорауларга җавап бирү ике якка да җиңел булсын өчен, без якыннан танышырга тиешбез. Минем, сезнең хуҗалыкны алдым, дип кул куйганлыкка бүген бер атналап вакыт үтте. Шул вакыт эчендә мин инде сезнең барлык эш урыннарында булып чыктым дип әйтерлек. Миңа шунысы ошады – халыкның күбесе эшләргә тели һәм эшли дә. Күпчелек эш урыннарында кайбер җитәкчеләр үз вазифаларын үтәп бетермиләр. Эшләренә салкын карап, тырышкан эшчеләренең хезмәт нәтиҗәләрен киметәләр. Ә эш нәтиҗәсе минем өчен – куелган хезмәтнең үзен аклавы! Ә сезнең өчен ул – хезмәт хакыгыз. Менә шуның өчен дә сезнең миңа хәтле булган хуҗаларыгызның куйган чыгымнары, үз бәяләрен аклап кире кайта алмыйча, хуҗалык сазына батып калганнар. Сездә әле һаман да колхоз чорындагы аң яши. Хуҗалыгыгызга куелган хезмәткә беркемнең дә җавап бирәсе килми. Минеке түгел дип кенә уйлыйлар. Ялгышалар! Чөнки нинди дә булса ватылу һәм эшләнәсе эшнең туктап калуы беренче чиратта сезнең кесәгә суга, аннан инде – хуҗасына. Мондый карашны бетерәсе булыр! Алга таба сезнең вак хуҗалыклар базасыннан чыгып, хәзерге заман сорауларына җавап бирерлек, бөтен яңа технологияләрне үз эченә алган яңа эш базалары булдырачакбыз. Шунсыз вак кына эш урыннарында без, яңа технологияләрне кертә алмыйча, эшчеләрнең эш урыннарында яңа яхшы шартлар тудыра алмаячакбыз. Кыскасы, теләсә кая чәчелгән фермаларны, машина-трактор паркларын бер урынга җыеп, хуҗалыкка вахта системасын кертәбез. Ләкин әле бүгенге көндә бу эшне башлап җибәрү өчен финанс яклары сыеграк. Әмма кул кушырып утырып булмый! Бүгенге көндә булган базадан чыгып, продукция алуны туктатмыйча, без моңа әзерлек эшләре алып баруны башлыйбыз, һәм биш ел эчендә максатыбызга ирешербез дип уйлыйм! – Фирүзә залга күз йөртеп алды. Аның йөзендә үз сүзләренә ышаныч һәм аз гына дулкынлану сизелә иде. Аннан тын гына утырган халыкка карап чыгып, өстәп куйды: – Бу минем төп программам! Һәм без бу программаны сезнең белән бергәләшеп үтәп чыгарбыз дип уйлыйм! Җыелыш булгач җыелыш булсын инде. Кемнәрдә нинди сораулар, теләкләр, эшебезне тагын да әйбәтрәк оештыру буенча киңәшләр бар, барысын да ачып салып сөйләшик һәм киңәшик! – диде Фирүзә, һаман да тыныч кына утырган залга карап. Бу тынычлык аның күңелен дулкынландыра башлады. «Нигә халык игътибарсыз утыра? Аның сүзләре алар өчен сабын куыгы булып калдымы?