килеп, икебез ике якка китеп барсак?»
килеп, икебез ике якка китеп барсак?» – Фирүзә, син чынлап әйтәсеңме?! Син мине, авыл хуҗалыгында берни дә аңламаган кешене, хуҗалыкка директор итеп куясыңмы? – Мансур, гаҗәпләнүен яшермичә, Фирүзәнең кочагыннан чыгып, аның кулларына чытырдап ябышты. – Мансур, бәгърем! Хәтерлә әле, укыган чакта нәрсә сөйләделәр егерменче еллар турында? Завод эшчеләре авыл хуҗалыгын ничек күтәргәннәр? Ә син – авыл кешесе! Синең яныңда мин бар! Бергәләп без ул хуҗалыкны аякка бастырачакбыз! Ә өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Читтән торып укырга керерсең! Шул вакытта аларның сүз көрәштерүләрен тыңлап торган Әсмабикә сүзгә кушылды: – Мин сезгә күптән әйтергә кыймыйча йөри идем. Менә хәзер әйтмичә булдыра алмыйм. Кеше сүзенә артык кереп китмичә, сезгә, балаларым, никах укытырга кирәк! Башкача мөмкин түгел. Кешедән оят! Әгәр Мансур да синең белән бергә эшли башласа, бигрәк тә! Авылда нинди генә гайбәтләр китмәс?! Ә туегызны үзегез карарсыз! Миңа аның кеше арасында монысы кадерле. Ирле-хатынлы, диярләр! – Әсмабикә, авыз эченнән генә нидер укып, икесенең дә башларыннан сыйпап куйды. Фирүзә дә бу турыда күптән уйлап йөри иде инде. Ул, әнисе әйтмәсә дә, соңгы вакытларда алар турында кеше арасында сүз чыкмаса ярар иде инде, дип, бик куркып йөрде. Сүз бер чыкса, аны берничек тә туктатып булмый. Ул, җилгә эләккән чүп үләне орлыгы кебек, кайларга гына очмый һәм, бер-икесен тотып алып юкка чыгарсаң да, барыбер калганнарыннан таралган ис үзен белгертеп торачак. Ул бу турыда Мансурга әйтергә җыенса да, тукталып калды. Үзен миңа өйләндерә дип уйлар кебек тоелды. Бер уйлаганда, дөрес тә инде. Андый вакытларда ул сүзне башлап ир кеше әйтергә тиеш бит! Менә бүген әни әйтте. Әни кешенең икебез өчен дә әйтергә хокукы бардыр. Чөнки әни бу мизгелдә урталыкны саклый. Ә безгә бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Ул Мансурга күз салды. Шул вакытта аларның карашлары очрашты. Икесенең дә күзләрендә бер-берләренә якынлык чагыла иде. Мансур кабат Фирүзәнең кулларыннан алып торып басты да аның күзләренә текәлде. – Фирүзә, син миңа кияүгә чыгарга, тормышыбызда ахыргы чиккәчә бер-беребезне аңлап, шатлык-кайгыларыбызны уртаклашып, бәхетле гаилә корырга ризамы? – дип сорады Мансур, аннан күзен алмый. Фирүзәнең керфекләре чыланып, күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыкты. Менә аннан кияүгә чыгарга ризалыгын сорыйлар. Хатын-кыз өчен иң мөһим мизгелләрнең берсе булган бу минутлар иң кадерлеләре булып каладыр. Фирүзә, кайчандыр Макар тавындагы кебек, Мансурның муенына асылынып аны үбеп алды. – Мин риза! – диде ул, шатлыгыннан бөтен йөзе көләчләнеп. Аннан шатлыкка күмелгән йөзләре белән, Ильясны урталарына алып, Әсмабикәгә борылдылар. Мансур, сөйгәнен һәм малаен кочаклап, Әсмабикәдән Фирүзәнең кулын сорады. – Әсмабикә апа, кызыгыз Фирүзә белән бәхетле тормыш корырга сезнең рөхсәтегезне сорыйм?! – диде Мансур, Фирүзә белән малаен тагын да кысыбрак. – Мин риза! – Әсмабикә башына япкан ак яулыгының очы белән яшьләнгән күзләрен сөрткәләп алды. – Ә әниең ризамы безнең белән туганлашырга?! – Мин аңа, төрмәдән кайткач та, Фирүзәгә өйләнәм, дип әйткән идем инде. Ул риза иде. Иртәгә – җомга көнне – сезгә килеп, бергәләп никах көнен билгеләрбез! – Мансур Фирүзә белән малаен үбеп алды. Кичке аштан соң, бик озак утырмыйча гына, Әсмабикә белән Ильяс үз бүлмәләренә йокларга кереп киттеләр. Мансур белән Фирүзә әле бик озак алдагы башлыйсы эшләре турында сөйләшеп утырдылар. Иртәгесен Фирүзә нәрәд вакытында Мансурны яңа кушылган хуҗалыгының директоры итеп таныштырды. – Барыгыз да беләсез инде, ул бүгенге көндә безнең өчен яңа туган шеш белән бер. Әмма бөтен көчебезне җыеп тотынсак, анда тәртип урнаштырырбыз һәм үзебезнең хуҗалык рәтенә бастырачакбыз. Бүген өйлә тирәләрендә, андагы эшчеләрне җыеп, барысы алдында да үзләренең бүгенге көндәге икътисадларының торышын аңлатырбыз һәм алга таба эш планын тәкъдим итәрбез! – Фирүзә бер кат үзенең белгечләренә күз йөртеп чыкты. – Тагын шуны әйтәсем килә, без ике җирдә дә бер үк төрле белгечләрне тота алмыйбыз. Кайсы белгеч үзенең оештыру сәләте һәм