Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН 65. – Син, минем матурым, нигә борчыласың? Бүген көне буе Светлана белән йөргәнгә ачуың килдеме әллә? Нишлисең, ул минем эшем! Әгәр көнләшергә уйласаң, ялгышасың! Минем үземнең хисләремә беркайчан да хыянәт иткәнем юк. Әгәр син шулай юк-барга көнләшсәң, бу безнең икебез өчен дә бик авыр булачак! – Салих әкрен генә Флүрәне үзенә тартып, аның күзләренә карады. Шомырт кебек кара күзләрдә шатлык нурлары балкый иде. – Син, Флүрә, беркайчан да миннән көнләшмә! Мин инде үземнең бәхетемне таптым дип уйлыйм һәм, мәңгегә үземнеке итү өчен, йөрәгем хисләрен бергә җыеп, көрәш башлаячакмын! Мондый ягымлы сүзләргә кайсы хатын-кыз каршы тора алсын?! Флүрә, кулларын тартып алып, аның муеннарыннан кочаклады. – Син лачыным минем! Мин дә үземнең чын мәхәббәтемне таптым дип уйлыйм. Мәхәббәтемә тугры калыр өчен, юлымда нинди авырлыклар очраса да, кире чигенми, кырыйга тайпылмый, алга – үземнең бәхетемә туры барачакмын! – Флүрә, башын Салихның күкрәгенә салып, бер мизгел тынып калды. Аңа рәхәт иде. Ирнең күкрәгеннән колагына тигез генә дөпелдәп типкән йөрәк тавышы, борынына бензин катыш, кырынганнан соң сипкән лосьон исе буталып әчкелтем ис килә. Бу бит ирләр исе! Соңгы вакытларда ул бик еш беренче мәртәбә Салихны күргән көннәрне искә алды. Шул көннән башлап аның йөрәгендә Салихка карата җылы хисләр уянды. * * * Озакламый Ильясның туган көне. Әле кайчан гына укырга кергән иде, быел инде җиденче сыйныфны тәмамлый. Ул һаман Мансурга «әти» дип юньләп эндәшә алмый. Кайбер чакларда «Мансур абый» дип ычкындыра. Ул вакытларда Фирүзәнең йөрәге өзелеп төшкәндәй була. Алар гаепле бит аның «әти» сүзен авыз тутырып әйтә алмаганына. Кеше арасында яхшы түгел. Төрле кеше бар бит. Нәзирә кебек аны күралмаучылар, «малаена, көчләп, Мансурны әти дип әйттерә» дип, халык арасында сүз таратулары бар. Мансур да бөтенләе белән алар гаиләсенә кереп бетә алмый. Судтан соң яраткан эшеннән читләштергәч, ул үзенә урын таба алмый йөрде. Фирүзәнең «Ни булды сиңа?» дигән сорауларына «Берни дә юк» дип кенә җавап бирде. «Юк, нәрсә дә булса эшләргә кирәк бу Мансур белән», – дип уйлады ул, бүген кич эштән өенә кайтканда. Фирүзә өйгә кергәндә, Мансур белән Ильяс нәрсә турындадыр бик кызышып сатулашып утыралар иде. Ул ишектән күренүгә, Мансур: – Әнә, улым, безнең туйдыручыбыз кайтты! – диде, сатулашудан арынырга сәбәп табылуына куангандай. Бу сүзләр Фирүзәнең теге яңа алынган хуҗалыклардагы тәртипсезлекне күрүдән төшкән күңеленә тагын да боз өстәде. Өендә соңгы вакытларда Мансур белән туган аңлашылмаучылыклар күңелен тагын да төшереп, авыр уйлар белән баса иде. Шушы мизгелдә яшен тизлегендә нинди генә уйлар узып китмәде аның күңеленнән. «Әллә Мансур безнең гаиләгә кушылганга үкенәме? Әллә инде хәзер Мансур, минем белән аралаша башлагач, үзенең мине яратмаганын аңлаганмы һәм хәзер миңа ул турыда әйтергә тартынып азапланамы? Әллә хәзер бу турыда үзем әйтимме? Ә ничек мин аны әйтә алам! Әгәр шулай булып чыкса, миңа тормышның мәгънәсе калмаячак. Әллә үзен, эшсез утыруда гаепләп, минем алда мескен итеп тоямы? Юк, ничек булса да аңлашырга кирәк! Аны үзем белән тигез куеп, үзендә ышаныч көчен уятырга! Башкача мөмкин түгел! Мансурның әйткән сүзенә игътибар бирмәгәндәй: – Беләсеңме, Мансур, бу яңа алынган хуҗалыкка әгәр без икәүләп җигелмәсәк, мин озакламый сезне калдырып аяк сузачакмын. Андагы ул тәртипсезлекләрне мин үзем генә рәткә кертә алмаячакмын. Шуның өчен, Мансурым минем, әйдә иртәгедән бергә эшли башлыйк әле. Әгәр риза булсаң, мин сиңа иртәгә приказ язам, һәм син шул хуҗалыкларда директор булып эшли башлыйсың! – диде Фирүзә, Мансур белән малаен кочаклап алып. Мансурга бу сүзләр аяз көнне яшен ялтыраган кебек тәэсир итте. Ул, башын күтәреп, Фирүзәнең күзләренә карады. Көләме ул аннан? Юк, аның күзләрендә сөю тулы очкын иде. Димәк, ул уйнап әйтми, ә чынлап, аңа ышанып әйтә ул сүзләрен. Мансурның йөрәге чыгып китәрдәй булып тибеп куйды. «Ышанычын аклый алырмынмы? Әгәр булдыра алмасам, безнең ике арадагы мөнәсәбәтләребез чәлпәрәмә