Җиремнең чәчәкләре (роман)
Җиремнең чәчәкләре (роман) Гыйлемхан ДӘҮЛӘТШИН vk.ru/club223866279 71. Яңа гына өстәл яныннан чыкканга, Фирүзәнең кабат эчкә керәсе килмәде. – Әйдә, беседкага гына барып утырабыз. Берәр нәрсә булдымы әллә? – Фирүзә аптыраган караш белән Светланага карады. Ул әзрәк кенә йончыган, әмма ләкин күңеле шат иде. – Мин сине язгы кыр эшләре барганда артык борчырга базмадым инде, – дип, сүзен башлады Светлана, беседкага килеп утыргач. – Июнь башларында беренче партия туристларыбыз килергә тиеш. Барысы да план буенча бара. Ләкин, минем уйлавымча, без «Авылча яшәү рәвеше» төркеменә әзерләнеп бетә алмабыз кебек. Анда ун гаиләгә аерым өйләр бөтен җиһазлары белән әзер. Эчне поштырган нәрсә хуҗалык кирәк-яраклары, савыла торган өч-дүрт сыер һәм тавык-чебешләр. Тавык белән әзер ит чебешләрен фабрикадан барып алып кайтырбыз. Ә сыерын – синең фермадан. Крестьян хуҗалыгында нинди әйберләр булырга тиеш, хәтта тимерче алачыгы да, туристлар килгәнче урнаштырылып, бернинди эзсез, җөйсез, барысы да эшләп торырга тиеш. Туристлар боларны күрсәтер өчен генә оештырылган дип уйламасыннар. Алар үзләрен якын туганнарында кунакта дип хис итсеннәр. Шул вакытта гына без аларга чын ял оештыра алачакбыз! Шунда гына без туристларны үзебезгә җәлеп итә алачакбыз! Фирүзәкәем, бу мәсьәләләр буенча сиңа тотынырга туры килер! Чөнки боларны кыска гына вакыт эчендә башкарып чыгар өчен синең генә мөмкинлегең бар. – Аның сүзләреннән ниндидер кайнарлык һәм ышаныч сизелеп тора иде. – Син, Светлана, мине гафу ит инде! Бу мәсьәлә ничектер арткы планга калып килде. Ә син минем искә төшереп дөрес эшләдең әле. Әйе, күпме хезмәт куеп, шушы вак-төяктә батып ятсак, без бөтен хезмәтне юкка чыгарачакбыз. Мин бүген үк бу мәсьәлә буенча нәрсә дә булса уйлармын. Эх, Ходаем кушса, без үзебезнең хыялыбызны тормышка ашырачакбыз! Безнең шәһәрчегебез җәйге туристлар шәһәрчегенә әйләнәчәк! Аның өчен туристларга ял итәргә һәм, тарихи истәлекле урыннар белән танышып, үзләренең тарихи белемнәрен арттырырга зур мөмкинлекләр туачак. – Ул, күзләрен мөлдерәтеп, Светланага карады. Ул күзләрдә үз сүзләренә карата горурлык һәм шатлык балкый иде. «Чыннан да, – дип уйлады Фирүзә, – әгәр кеше чынлап торып уйласа һәм шул уйларын тормышка ашыруны үзенә максат итеп куйса, ниятенә барыбер ирешә. Хәер, бу бит табигатьнең язылмаган бер законы гына. Яшәр өчен син омтыл гына, барыбер үзеңнекенә ирешәсең. Чөнки бу – табигать сулышы. Кешеләр генә түгел, барлык тереклек дөньясы шулай омтыла һәм үзенекенә ия була. Фирүзә, уйларыннан айнып киткәндәй, кисәк кенә Светлананың кулларыннан алып, аны кочагына кысты. – Светлана, бу тормышта мин сиңа зур рәхмәтле! Ходаем мине синең белән очраштырды һәм тормышым юлында син минем иҗади ярдәмчем булдың. Син миндә үземә ышаныч уяттың. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! – Ул аны тагын да күкрәгенә кысып, ике битеннән үбеп алды. – Фирүзә, минем синең үзеңә рәхмәт әйтәсем килә. Синең көчле рухлы ихтыяр көчең минем өчен маяк булды. Авырлыклар килгәндә, мин синнән үрнәк һәм, сиңа эчемне бушатып, киңәшеңне алдым. Ходаем сиңа гаилә бәхете бирсен инде! Минеке инде җайланып килә, Аллага шөкер! Соңгы вакытларда син әллә нинди! – Светлана аның кочагыннан чыгып, күзләренә карады. Шатлык белән янсалар да, ниндидер эчкәре моңсулык хөкем сөрә иде аларда. – Әйе, Светлана, соңгы вакытларда аңламыйм мин Мансурны! Ул нигәдер миннән читләшә башлады. Әллә кайсыдыр берәр нәрсә сөйләп, ул миннән көнләшә башладымы? Аңламыйм! – Фирүзәнең әле яңа гына янган күзләре уйчанланып калды. – Ярар, Светлана, әлегә сау булып тор! Сөйләшкән нәрсәләр вакытына эшләнеп бетәр! Мин ул турыда уйлап куйдым инде. Киттем әлегә! Алар, урыннарыннан торып, бер-берсе белән саубуллашып, икесе ике якка китеп бардылар... Мансур, конторларыннан чыккач, турыдан-туры басуга таба юл алды. Басу юллары әле утырып та җитмәгән. Урыны-урыны белән авыр машиналар, зур көпчәкләре белән юлны сытып кереп, тирән генә эзләр калдырганнар. Кайбер урыннарда, җир эшкәртү агрегатлары узып китеп, бәләкәй вак сикертмәләр хасил иткәннәр. Мансур язгы кыр