– Мансур капыл гына Фирүзәне кочагына алып, каты итеп күкрәгенә кысты һәм иреннәреннән ...
– Мансур капыл гына Фирүзәне кочагына алып, каты итеп күкрәгенә кысты һәм иреннәреннән суырып үпте. Ул арада, әллә тагын ачуланышалармы болар дип, ишектән Әсмабикә күренде. – Һаман ишектән кереп җитә алмыйсыз! Нәрсә бүләсез анда? – Менә җәйнең беренче көнендә туебызны планлаштыра идек әле. – Мансур шат күңел белән Фирүзәгә күз кысты. – Әйе, әни, яшьләрнеке кебек, безнең дә зур туебыз булачак! – Бик әйбәт булыр! Безнең дә бусагадан туй күлмәге шуып узар. Балаларым, бәхетегез үз кулларыгызда! – Әсмабикә исән кулы белән яшьләрен сөртеп алды. Бу аның гомере буе көткән зур куанычы иде. Әбисе артыннан ишектә Ильяс күренде. Ул инде, буйга үсеп китеп, әнисен куып җиткән. Ябык кына йөзе аның озынайган гәүдәсен тагын да озынайтып күрсәтә. Чыккан уңайга ул бер мәлгә туктап калды. Бер – әнисенә, бер әбисенә карап алды да, егетләр кебек, әтисенә кулын сузды. – Сәлам! Соңгы вакытларда, әти, мин сине бөтенләй күрмим. Кичтән син кайтканда, мин инде йокларга ятам. Иртә белән мин йокыдан торганда, син инде тагын эшкә киткән буласың. Синең белән киңәшләшәсе сүзләр бар иде. Шул вакытта Мансур, малаен беренче тапкыр күргәндәй, аптырап калды. Ул аны бөтенләй белми дә. Ә малае әнә ничек үсеп җиткән! Чын егет! Ә менә ябыклыгы аның бөтенләй төсен алган. Куе алабута арасында үскән көнбагышмыни. Юк, аңа спорт белән шөгыльләнергә кирәк! Холкын да ирләрчә үзгәртергә кирәктер. «Менә бит син, гаиләң турында уйламыйча, үзең турында гына уйлыйсың», – дип көрсенеп куйды ул бу минутта, малаеның сүзләренә җавап эзләп. – Шулай шул, улым! Нәрсә әйтсәм дә, мин гаепле синең алда. Күңелеңнән ният итсәң, вакытны табарга була. Бөтен тырышлыгыңны эшкә биреп, гаиләңне онытуың да мөмкин икән. Улым, башка алай булмас! Әйдә, өстәл янына утырып, әбиең әзерләгән кичке ашны ашыйк та, аннан синең проблемаларыңны чишеп карарбыз. Алар, дәррәү өйгә кереп, аш өстәле янына утырыштылар. Иң ахырдан, кулларын юып, өстәл башына, аңа калдырылган урынга, Мансур килеп утырды. Кичке ашка Әсмабикә вак ит бәлешләре пешергән. Аларны бәләкәй тәлинкәләргә салып, урталай кисеп җибәрүгә, өй эченә тәмле бәлеш исе таралды. Ул ис ашарга теләге булмаганнарны да, тамак төпләрен кытыклап, ашарга өндәде. Бу тәмле бәлешләрне ашаганда, берсенең дә сөйләшәсе килмичә, авызларын тутырып ашауларын белделәр. Әсмабикә кашлары астыннан гына, ана тавык үзенең чебешләрен барлагандай, күңеленә илһам алып, өстәл артындагыларны күзәтте. Менә нинди сикәлтәле авыр юллар белән булса да, аларның күп еллар хыялларында булган ир кешеле гаилә өстәлләре. «Йә Ходаем, бу безнең гаиләбезгә, киләчәк буыннарыбызга шушы гаилә бәхетенең иңүе булсын иде!» – дип пышылдады аның иреннәре. Ашаганнан соң, барысы да Әсмабикәгә рәхмәт әйтеп, өстәл артыннан чыгып таралыша башладылар. Фирүзә, әнисенә ял итәргә кушып, савыт-сабаларны юарга кереште. Мансур белән улы Ильяс бүлмәсенә керделәр. – Укуларыңны ничек тәмамлыйсың, улым? – дип сүз алдылды Мансур, әңгәмәне башлап җибәрер өчен. – Укулар әйбәткә бетә! Бер дүртлем бар, язудан. Язуым начар, матур итеп яза белмим. Шуңа гел «яхшы»ны гына куялар. Ә минем, укып бетергәч, хәрби училищега керәсем килә. Анда укырга керер өчен, бүгенге көннән үк әйбәтләп спорт белән шөгыльләнә башларга кирәк. Мин болай үземчә шөгыльләнәм, әмма чынлап өйрәтүче юк. Безнең мәктәптә дә чын физкультура укытучысы юк. Бер олы яшьтәге абый. Каяндыр эштән чыгарганнар, ә аңа пенсиясен тутырырга кирәк. Менә шуңа күрә әнидән сораган идем, мотоцикл алып бирсә, берәр секциягә шәһәргә йөрергә дип. Ә ул синең белән киңәшләшәм диде. Менә шул турыда сөйләшәсе килә иде, әти. «Малаем белән аралашырга инде бөтенләй соңга калдым, ә менә хәзер дә нәрсәне сузам?» – дип, Мансур эченнән генә үзен сүгеп куйды. – Син, улым, молодец! Әйе, хәрбиләр уку йортына җебегәннәрне алмыйлар. Шуның өчен спорт беренче чиратта кирәк. Ә быелгы уку елына без әниең белән хуҗалык чутыннан мәктәпкә бер бик яхшы спорт мастеры алырбыз. Ул сезнең белән төрле секцияләр ачып, спортның төп асылын өйрәтер һәм үзенең белгәннәрен сезгә бирер. Ә хәзергә