эшләре барышында мондый басу юлларына күнегеп өлгергән иде инде.
эшләре барышында мондый басу юлларына күнегеп өлгергән иде инде. Аның күңелендәге авыр уйларын юлның ике ягында яшелләнеп тишелеп килүче игеннәр куып таратты. Әнә алар тигез рәтләр булып аны озата баралар. Әле чүп үләннәре күренми. Ләкин туфракны актарып карасаң, алар, игеннәрдән калышмаска тырышып, үзләренең зәгыйфь кенә аксыл сабакларын өскә суза башлаганнар. Соңга калганчы, тырма агрегатларын, ашлама чәчкечләрен чыгарырга кирәк. Агу һәм гирбицидлар кулланганчы, алар барыбер үз эшләрен башкарырга тиешләр. Икенче елларда бу чүп үләннәре белән көрәштә, дөрес чәчү әйләнеше ясап, күпьеллык үлән басулары белән аралаштырып карарга кирәк. Бүген аның исәбендә басуларны карап чыгу иде. Ул, машинасын юл кырыенда калдырып, басуларны җәяүләп, аркылы-торкылы әйләнеп чыкты. Кире әйләнеп кайтканда, беренче зур эш оештыруына күңеле үсеп китте. Органнарда кеше пычрагында казынганчы, монда эшләве кызыграк һәм андагы кебек бик тә җаваплы икәненә ышанды. Монда да үз хезмәтең белән кеше тормышының язмышына җавап бирәсең. «Фирүзәгә рәхмәт инде. Ул миндә нидер күргән һәм мине күбрәк аңлый да, ахры. Юк, аның белән араны бозмаска кирәк! Әни дөрес әйтә. Мин үз-үземне кимсетәм һәм шул ук вакытта бу юләр кыланышым белән аны үзем каршында аяк астына салып таптыйм. Ул аңа лаекмы? Юләр син, Мансур! Инде ничә еллар газапланып килгән мәхәббәтебезне, бәхеткә үрелгәндә генә, үз кулларың белән буып ташлыйсыңмы? Инде ничә еллар «әти» сүзен әйтә алмаган малаеңның күңеленә төкерәсеңме? Кем син шуннан соң? Син моңа җавап таба алырсыңмы? Юк, таба алмассың! Әгәр үзеңнең мин-минлегеңне үзгәртеп, гади бер караш белән әйләнә-тирәңне аңласаң, бәлки, табарсың!» Мансур шундый уйлар белән авылга кайтып җиткәнен сизми дә калды. Урамнарына килеп кергәч аптырап китте. Кая барырга? Турыдан-туры Фирүзәләргәме, әллә башта әнисе янынамы? Аның бу кыланышларына Фирүзә нәрсә дияр? Үзе нәрсә дип җавап бирер? Әнисе барысын да белә һәм ул аңа үз җавабын бирде инде. Мансур, әнисе йорты янына туктамыйча, Фирүзәләргә таба китте. Аларның капка төбендә машинасын туктатып, ишегалдына кергәндә, өй баскычында аны Фирүзә көтеп тора иде. – Син, Мансур, төннәрен дә өйдә кунмыйча, бигрәк каты эшли башладың әле. Шуны гына аңларга тырыш, сине өйдә һәрвакыт көтәләр. Өй ишеге һәрвакыт ачык! – Фирүзә Мансурны тыныч кына, күңелендәге бураннарны сиздерергә тырышмыйча каршы алды. Мансурдан андый үзгәрешне сиздерми кала аласыңмы. Эшләү дәверендә кешенең андый яшерен кичерешләрен күп күрергә туры килде аңа. Фирүзә эченнән яна, әмма ялкынын тышка чыгарасы килми. Димәк, ул аның бу кыланышларын күрмәмешкә салыша. – Фирүзә, мин синең алдыңда гаепле! Кичә өйгә кайтып җитә алмадым. Әнидә кундым. Дөресрәге, минем үзем белән аңышасым килде. – Аңыштыңмы соң? Ун елдан артык аңышасың бит инде. Юләрлекнең чиге юк! Ләкин аның да ахыры барыбер ни белән булса да чикләнә. Әйе, бу юләрлеккә мин дә булыштым! Әмма мин үземне аңладым. Ходаем, син дә аңышкансыңдыр дип уйлыйм. Без сине яратабыз! Кирәк икән, бөтен эшемне сиңа тапшырам! – Фирүзәнең күңелен үзе дә аңлый алмаслык дулкынлану биләп алды. Менә хәзер, шушы минутларда Мансуры аңа нинди җавап бирер? Әгәр ул аны кире какса?! Юк, булмастыр! Күңелем мине алдамаска тиеш. Ул да мине ярата бит! Мансур бер-ике секундка аны кулларыннан алды. Аның куллары сизелер-сизелмәс кенә дерелди иде. Ул үзенең мәхәббәте хакына барысына да риза. «Ә үзең? Яшьлегебезнең шулай узуына беренче чиратта мин үзем гаепле. Үз-үземне аңламыйча, мин аны читкә этәрдем. Менә хәзер дә, бу көннәрдә мин аннан гаеп эзләргә тырыштыммы? Яратуыңны шундый түбәнчелек белән исбатламакчы буласыңмы? Юк, Мансур, алай булмый! Хәзер, шушы минутта ук Фирүзә белән аңлашырга кирәк». – Фирүзә, кичер мине! Мин күп нәрсәне аңладым. Син – көчле хатын! Мин сине яратам һәм һәрвакыт синең беренче ярдәмчең булырмын! Өйдә гаилә бәхете булганда гына, күңел күтәренкелеге авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Безнең гаилә көчле һәм бәхетле булыр! Шушы минутлардан мәхәббәтебездән бер-беребезгә көч алып, тормышыбызны бәхеткә сугарырбыз!